Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама студентлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, имтиханнар чоры… Бу көннәрдә Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата – төрле уку йортларында белем алучыларны һәм яшьлек еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме.

Түбән Камада әлеге көнне спорт ярышлары, хәрәкәтле уеннар оештырып үткәрү матур гадәткә кергән.

Студентлар гадәти булмаган формада сынау узды. Ләкин бу юлы «имтихан» сүзенең сессиягә бернинди дә кагылышы юк. Спорт ярышларының бер этабы шулай атала. Конкурс Студентлар көненә багышланган.

«Миңа студент булу бик ошый, андый чараларда катнашырга яратам».

Командаларга 16 тукталышта сынау узарга кирәк була. Аларның һәркайсында студентларны шәһәр җитәкчеләре каршы ала. Биремнәр шәһәрнең эшчәнлек өлкәләренә нигезләнгән. Мәсәлән, төзелеш, эшмәкәрлек, сәламәтлек саклау һ.б.

«Безне бик шатландырдылар, сораулары да дөрес һәм кызыклы. 5 балл дип саныйм».

Җиңүче командаларга иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны политехника көллияте командасы яулады. Икенче урында – педагогия көллияте студентлары, ә өченче урында – Түбән Кама химия-технология институты командасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев