Түбән Кама СИБУРның 30 еллыгын һәм Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә
Чаралар ике урында оештырыла.
Бүген Түбән Кама СИБУР компаниясенә 30 ел һәм Химиклар көнен бәйрәм итә. Чаралар ике урында узачак.
«Гаилә» паркында 12-17 сәгатьләрдә гаилә форматындагы чаралар узачак: балалар өчен химик тәҗрибәләр, ачык һавада спектакль, иллюзионистлар тамашасы һәм башкалар.
Ә 14:00 сәгатьтән Нефтехимиклар паркы барыбыз өчен дә җәлеп итү үзәгенә әверелә — квизлар, тематик зоналарда фотога төшү, интерактивлар, полимерлар бакчасы, роботлар көрәше, аниматорлар, Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы.
Беренче булып 15:45 тә Dabro төркеме чыгыш ясый. Аннары сәхнәгә җырчы Алсу чыга. Ә бәйрәмнең хедлайнеры — Россиянең атказанган артисты, «Интервидение-2025» конкурсында безнең илнең вәкиле җырчы Шаман булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев