Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама шахмат һәм бокс клубында иминлек дәресе үткәрелде

Кышкы каникуллар күңелле, файдалы һәм имин үтсен өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк? Бу хакта «Техника мастерства» шахмат һәм бокс клубына йөрүче балаларга сөйләделәр.

Шахмат өстәле артында – ике һөнәр иясе: янгын сүндерүче белән эколог. Гадәттә коткаручы тиз карарлар кабул итәргә күнеккән, ә табигать сакчысы һәр адымын алдан уйлап эш итә. Бүген алар «Техника мастерства» клубның махсус кунаклары. Максатлары – балалар белән профилактик әңгәмә үткәрү.

Мондый очрашулар биредә даими рәвештә үткәрелә, чөнки яшь спортчылар иминлеге — өстенлекле бурыч, ди Раил Әсләмов.

«Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алдык. Ветераннарны хөрмәт итеп балалар арасында шахмат турниры оештырабыз», – дип билгеләп үтте Раил Әсләмов.

Кайманов урамында урнашкан шахмат һәм бокс клубы 2 ел элек ачылган. Биредә 4 төркем эшли, 40 бала шөгыльләнә. Дәресләрне тәҗрибәле тренерлар алып бара. Яңа ел алдыннан үткәрелгән турнирда җиңү яулаган спортчыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны Кыш Бабай белән Кар кызы да котларга килде. Күңелле җырлар, матур шигырьләр һәм әйлән-бәйлән уены балаларга бәйрәм рухы өстәде.

Раил Әсләмов әйтүенчә, планда – шахмат беседкасы төзү. Аның эскиз-проекты инде әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев