Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын зирәклек һәм игелек көне белән котладылар

Аларны яшь тамашачы театрына Антон Чехов әсәрләре мотивлары буенча спектакльгә чакырдылар.

Түбән Камада сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары өчен Зирәклек һәм игелек көненә багышланган тантаналы чара узды. Шәһәр һәм район медицина учреждениеләрендә дистәләгән еллар эшләгән медикларны яшь тамашачы театрына Антон Чехов әсәрләре мотивлары буенча спектакльгә чакырдылар.

Спектакль башланыр алдыннан сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе Людмила Чернова Түбән Камада сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

«Мин сезгә чын күңелдән иң мөһиме — сәламәтлек һәм актив озын гомер, гаилә җылысы, иминлек һәм яхшы кәеф телим!» — диде ул җыелганнарга.

Бу чара ветераннарга спектакль карау мөмкинлеге генә түгел, элеккеге хезмәттәшләре белән очрашу өчен дә яхшы бер сәбәп булды.

Фото: t.me/zdravnmr

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев