Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков: «Контракт төзүнең өстенлекләре күп»

Контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру шәһәребездә ныклап узган елның апрелендә башланды.

Шушы бер ел дәвамында илебез иминлеген дошманнан сакларга 600 гә якын ир-егет киткән. Моның турында хәбәрчебезгә Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков сөйләде.

Аның әйтүенчә, контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләк белдерүче егетләр көн саен килә. Ә соңгы атна эчендә контрактка кул куеп, хәрби хезмәткә китүчеләр саны 30га җиткән. «Аларның һәрберсе белән әңгәмә үткәрдек һәм барлык кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм иттек. Егетл әрнең 20се инде китте. Калганнары — якын арада контракт төзиячәкләр», — дип белдерде Газинур Ситдыйков. 

Шунысы билгеле, Түбән Кама ир-атларын контракт буенча хезмәт итәргә төрле сәбәпләр этәрә: кемдер дусты яки улы артыннан бар а, икенчеләр е исә йөрәк кушуы буенча. Мәсәлән, 20 яшьлек түбәнкамалыны контракт төзергә туганы рухландырган. «Минем абыем да хәрби хезмәттә. Мин аның белән бик горурланам һәм, аның кебек үк, Ватан алдындагы бу рычымны үтәргә телим. Әлегә бер елга контракт төзим. Минемчә, мондый хезмәткә барыргамыюкмы — бу һәркемнең шәхси эше. Әмма минем өчен бу мөһим һәм кирәк адым. Мин контракт төзеп, армияга китүне сроклы хәрби хезмәт итүдән яхшырак дип саныйм. Мин үземне илемнең чын патриоты, дип исәплим. Һәр россияленең бурычы — үз Ватанын яклау! Өстәвенә, болай хезмәт итүнең шартлары да яхшы: хезмәт хакы, ташламалар, шәһәргә ирекле чыгу», — дип аңлатты «Сова» «позывной»лы егет (мәгълум сәбәпләр аркасында исемен һәм фамилиясен әйтмибез). Ул страйкбол белән шөгыльләнә, кушаматы шуннан килгән. Егет хәрби хезмәт вакытында да шул ук «позывной» ны калдырырлар дип өметләнә. 

Кайбер ир-атлар исә матди хәлләрен яхшыртырга тели. Мәсәлән, контракт буенча хезмәт итәргә риза булган егетләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләтнең төрле ташламалары, социаль яклау чаралары һәм түләүләр каралган. Алар арасында: Оборона министрлыгыннан 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү; Республика ДОСААФы барлык контрактчыларга берьюлы 205 мең сумлык матди ярдәм күрсәтә; хәрби хезмәткәр яшәгән районнан да региональ матди ярдәм (Түбән Камадан — 300 мең сум) каралган; хезмәт итү вакытына кредит каникуллары да бирелә.

«Барлык түләүләрне берләштерсәк, беренче айда контрактчылар 600-800 сум тирәсе акча ала (аның төгәл суммасы контракт төзелү вакытына һәм программаларга бәйле)», — дип аңлатты хәрби комиссар. 

Тагын бер мөһим яңалык — Республика җитәкчелеге боерыгы буенча Татарстанның "Батыр«исемле батальонына якын арада хәрби хезмәткәрләр җыю башланачак. Анда өстәмә түләү күләме 360 сумга кадәр җитәчәк. 

Контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге гражданнар кабул ителә. Аларның төрле сәбәпләр аркасында (хөкем ителгән, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы буенча) элек хезмәт итү-итмәүләре мөһим түгел. 

Шул ук вакытта контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар буларак гражданнарның кайсы категориясе каралмаячагы да төгәл билгеле: социаль әһәмиятле авырулары булган кешеләр, ВИЧ, В һәм С гепатитлары, туберкулез белән авыручылар. Шулай ук: яман шешләр, 1 нче типтагы шикәр диабеты, психотроп матдәләр куллану белән бәйле психик тайпылышлар, йөрәк авырулары, иммун системасы какшау, генетик авыру, эпилепсия, инсульт, иңбашның яки ботның өске өчтән бер өлешенә кадәр аяккуллар, бармаклар булмау һәм башкалар. 

Газинур Ситдыйков әйтүенчә, хәрби хезмәткә шулай ук чит ил гражданнары да чакырыла. Хәрби хезмәткә контракт төзү — Россия Федерациясе гражданлыгын алуның яхшы ысулы. Чит ил кешеләре контракт төзелгәннән соң бер ай эчендә Россия гражданлыгын ала алачаклар. Ант кабул иткәннән соң әлеге кешенең барлык гаилә әгъзалары да Россия гражданнары дип танылачак. «Хәзерге вакытта бу гражданнар аерым подразделениеләрдә хезмәт итәләр», — дип төгәлләде сүзен хәрби комиссар. 

Контракт төзергә теләүчеләр хәрби комиссариатка килеп, бары тик бу хакта белдерергә генә тиеш. Соңыннан аларга нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәчәкләр. Барлык документларны да дөрес рәсмиләштерергә генә түгел, югалган документларны да торгызырга ярдәм итәчәкләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: 8(917) 292-26-12, 8(965)58-97- 850, 8(965)58-97-298, 8(8555)4404-17.

Ландыш Сәярова
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев