Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Корбан гаете белән котлады
«Бу изге көндә догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, һәммәбезгә дә Аллаһыга якынаерга насыйп булсын!», — диелә котлауда.
Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Корбан гаете белән котлады.
«Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Раббыбыз тормышларыбызга иминлек, малларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә куаныч, илләребезгә тынычлык насыйп итсен, изге гамәлләребезне, чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул кылсын!
Корбан Аллаһыга якынаюны аңлата. Бу изге көндә догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, өлкәннәрне хөрмәтләп, кечеләргә тиешле игътибар биреп, киләчәктә игелекле гамәлләребезнең җимешләрен күреп, һәммәбезгә дә Аллаһыга якынаерга насыйп булсын!», — диелә Салих хәзрәт Ибраһимов котлавында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев