Түбән Кама шәһәре башлыгы китапханәсендә хайваннар өчен азык җыю акциясе уза
«База» креатив индустрия үзәгендә урнашкан Шәһәр башлыгы китапханәсе йортсыз хайваннарга ярдәм итү акциясен башлап җибәрде.
Теләге булган һәркем китапханәгә хайваннар өчен азык китерә ала. Аның саны һәм маркасы мөһим түгел. Шәһәрдәшләр алып килгән барлык әйберләр «Добрые руки» приютына тапшырылачак.
Хәйрия акциясе 17нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Китапханә сишәмбедән шимбәгә кадәр, 10:00дән 18:00гә кадәр эшли. Адресы: Урман урамы, 55.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев