Түбән Кама шәһәр суды бинасында террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды
Сценарий буенча, пилотсыз очу аппараты (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә, судның икенче бинасында «янгын чыга».
Төтен, шартлау, атыш, сирена тавышлары. Бу шәһәрнең суд бинасында булган хәл. Тик чынлыкта түгел, террорчылыкка каршы көрәш буенча планлы өйрәнүләр кысаларында.
Сценарий буенча, пилотсыз очу аппараты (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә, судның икенче бинасында «янгын чыга». Коридорда сирена тавышы яңгырый. Килеп туган гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүмат оператив рәвештә махсус хезмәтләргә барып ирешә.
Бу вакытта залларның берсендә утырыш бара торган була. Анда катнашучыларны бинадан исән-имин чыгару бурычы куела. Өстәвенә, тагын бер куркыныч хәл килеп туа. Чыгып барган баш һөкемдарга кораллы террорчылар һөҗүм итә башлый. Көч структураларының оператив гамәлләре ярдәмендә, судьяны атыш эченнән алып чыгалар һәм машинага утыртып җибәрәләр. Террорчылар төркеме юк ителә.
Санаулы минутларда суд бинасы янына «Ашыгыч ярдәм» машинасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, эчке эшләр бүлеге, «Росгвардия» һәм башка хезмәт вәкилләре килеп җиткән иде. Янгын сүндерүчеләр, утка каршы көрәшү белән беррәттән, суд залында «хәле начарайган» кешегә дә беренче ярдәм күрсәтеп, зыян күрүчене медицина хезмәткәрләре кулына тапшырды.
Бу вакытта килеп туган хәлнең барышын күзәтү һәм контрольдә тоту өчен махсус оператив штаб оештырылган иде. Пилотсыз очу аппараты һәм террорчылар һөҗүменә каршы тору эшенең ничек оештырылганлыгы һәм нәтиҗәләре турында һәрбер хезмәт буенча җаваплы вәкил исәп тотты.
«Штабта нәтиҗәләр ясадык. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Мондый өйрәнүләр бик мөһим. Бүгенге вакытта без теләсә кайсы штаттан тыш хәлгә әзер булырга тиеш. Халыкның иминлеге һәм куркынычсызлыгы барлык махсус хезмәтләрнең үзара элемтәдә булып, эшне оператив итеп оештыра алуыннан тора. Һәм алар моны тиешле дәрәҗәдә үти алуларын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсенә безнең җирлектә шушы өйрәнүләрне оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә», — дип, планлы республика укуларына йомгак ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев