Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Түбән Кама рус җәмгыяте» 35 еллыгын билгеләп узды

Халык иҗаты йортында берьюлы ике бәйрәм узды: Раштуа һәм «Түбән Кама рус җәмгыяте»нең юбилее. Әлеге оешмага – 35 ел. Аның тарихы бай, үткәне данлыклы.

«Бу еллар эчендә рус җәмгыяте яшьләр арасында зур эш башкарды, туган мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләде. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм игелекле эшләрендә бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Барлык милли җәмгыятьләр киләчәктә дә бердәм һәм тату эшләсеннәр», - дип белдерде Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов.

Концерт башланыр алдыннан фойеда кулдан эшләнгән сувенирлар белән күргәзмә һәм ярминкә эшләде. Кыш бабай белән Кар кызы кунаклар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар әйттеләр, уеннар үткәрделәр.

Котлау сүзләре белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина чыгыш ясады. Мәдәнияткә һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткән шәһәрдәшләр Түбән Кама районы башлыгы, «Татарстан Халыклары ассамблеясе» һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев