Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Түбән Кама рус җәмгыяте» 35 еллыгын билгеләп үтте

Котлаулар белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина чыгыш ясады.

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында 7 гыйнварда Раштуа һәм «Түбән Кама рус җәмгыяте»нең 35 еллыгына багышланган «Раштуа йолдызы астында 35 ел» концерты булды.

Концерт башланыр алдыннан фойеда кулдан эшләнгән сувенирлар белән күргәзмә һәм ярминкә эшләде. Кыш бабай белән Кар кызы кунаклар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар әйттеләр, уеннар үткәрделәр. Рус җәмгыяте вәкилләре шәһәрнең иҗат тормышында актив катнашучы һәм җәмгыятьнең юбилее уңаеннан түбәнкамалыларны, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Тамашаны «Забава» ансамбле ачып җибәрде, ул «Түбән Кама рус җәмгыяте» н оештыруның башында торды. Шәһәрнең иҗат коллективлары тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерде, ә мәдәнияткә һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга керткән өлешләре өчен Түбәнкамалылар Түбән Кама районы башлыгы, «Татарстан Халыклары ассамблеясе» һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе грамоталары белән бүләкләнде.

Котлаулар белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина чыгыш ясады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев