Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында «Уйнагыз гармуннар!» дигән концерт программасы узды
Шәңгәлче авылы — гармунчылар төбәге буларак билгеле, монда 50гә якын гармунчы яши.
Шәңгәлче мәдәният йортында узган «Уйнагыз, гармуннар!» дигән концерт программасында җыр-моңга гашыйк шәһәр һәм район халкы катнашты. Сәхнәгә Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов ике туганы белән чыкты. Залны тутырып килгән тамашачылар рәхәтләнеп аларга кушылып җырлап утырдылар һәм җылы алкышларын бүләк иттеләр.
«Чараның максаты — бабаларыбыз саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән гармун уйнау традицияләрен яңарту, үсеп килүче яшь буында кызыксыну уяту һәм аларны бу сәнгатькә тарту», — дип билгеләп үтте оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев