Түбән Кама районының Кармалы авылында 50 еллык тарихы булган башкарма комитет бинасында капиталь ремонт тәмамлана
Кармалы авыл җирлеге башкарма комитетының 50 еллык тарихы булган бинасында капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Объектны яңарту республика Муниципаль берәмлекләр советы ярдәме белән мөмкин булды.
Соңгы 50 елда беренче тапкыр биредә электр үткәргечләре тулысынча алыштырылды, түшәмнәр, баскычлар һәм идәннәр яңартылды. Эш мәйданы – 168 квадрат метр.
Подрядчы эшне кыска вакыт эчендә, нибары бер ай эчендә, башкарып чыкты, һәм хезмәткәрләр үз урыннарына кайтачак. Башкарма комитеттан тыш, бу бинада авыл мәдәният йорты да урнашкан. Халык йортның тышкы кыяфәтен үз көче белән яңартып тора: шушы көннәрдә идәннәр, стеналар һәм түшәмнәр буялган, баскыч мәйданчыгы ремонтланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев