Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районының Ачы авылында мобиль элемтәнең база станциясе урнаштырылачак

Авылларны мобиль интернет белән тәэмин итү цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында үткәрелә.

2024 елда Татарстанның 87 авыл җирлегендә, шул исәптән Түбән Кама районының Ачы авылында, мобиль интернетның база станцияләре урнаштырылачак. Бу хакта 27 июньдә узган матбугат конференциясендә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Авылларны мобиль интернет белән тәэмин итү цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында үткәрелә.

«Без 100-200 кеше яшәгән авылны кәрәзле элемтә белән тәэмин итәбез. Узган ел без 77 торак пунктны тәэмин иттек, быел бездә 87 торак пункт планлаштырылган. Инвестицияләр күләме — федераль бюджеттан ярты миллиард сумга якын», — дип сөйләде министр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев