Түбән Кама районының 60 еллыгына «Туган канат» чарасы узачак
Кунакларны бай программа көтә.
Шимбә, 8 февральдә, Түбән Уратма авылында Түбән Кама районының 60 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Авыл энҗесе» конкурсы кысаларында «Туган канат» чарасы узачак.
Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кунакларны бай программа көтә: җирле осталарның декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, мастер-класслар, концерт программасы һәм милли сыйлар белән кайнар чәй.
Башлана: 18:00 сәгатьтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев