Түбән Кама районының 60 еллыгына багышлап «Авылым җәүһәрләре» бәйгесе башланды
Чараның максаты — мәдәни мирасны саклау һәм милли йолаларны яңарту, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләрне барлау.
Бәйгене 8 нче февральдә беренче булып безнең Түбән Уратма авылы «Туган авылым» дигән исем астында ачып җибәрде. Авылдашларыбыз әлеге чараны үткәрү эшенә зур җаваплылык белән карадылар. Мәдәният йорты каршында мини тракторлар күргәзмәсе оештырылды, бу тракторларны авылыбызның оста куллы тынгысыз егетләре Дамир Шакирҗан улы Әгъзамов һәм Рамил Равил улы Юнысов җыйдылар.
Килгән кунакларны һәм жю ри әгъзаларын чуваш һәм татар фольклор ансамбльләре милли җырлар һәм татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алдылар. Фойеда җирле осталар үзләренең кул эшләреннән күргәзмә булдырды. Биредә куелган чигелгән әйберләр, бәйләү үрнәкләре, татар милли рәсемнәре төшерелгән тәлинкәләр күпләргә ошады. Гипс формаларына төшерү, роботлар ясау, печворк стилендә тегү, агачка яндырып сурәтләр ясау буенча осталык дәресләре беркемне дә битараф калдырмады. Авылыбыз кешеләре, килгән кунаклар өчен ярминкә эшләде, монда ашсу остасы Илсөяр Вәлиева үзе пешергән татар халык милли ризыкларын тәкъдим итте. Шәхси эшмәкәрләр Рәшидә Фәррахшина, Энҗе Хасимова сөт һәм кош-корт продукциясе белән ярминкәгә муллык өстәде. Борынгы өйне чагылдырган зонада килүчеләр өчен татар һәм чуваш милли ризыклары, үләннәрдән ясалган чәй табыны бәйрәмнең бизәге булды.
Тарих белән кызыксынганнар өчен авылыбызга багышланган күргәзмәдә күп еллар китапханәдә тупланып килгән мәгълүматлар урнаштырылды. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган стенд, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фотозона эшләде. Бәйрәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның эчтәлекле зур концерт программасы белән дәвам итте. Программада авылыбызның үткәне дә, хәзергесе дә чагылды. Безнең өчен еракта калган чуваш милли бәйрәме «Троица», татарның «Орчык өмәсе»дә җанга якын һәм кадерле. Авылыбызның яшь талантлы артистлары да оста биюләре, моңлы җырлары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән таң калдырдылар. Бәйрәм кичәсе бай һәм күпкырлы булып, һәрберсе көчле алкышларга лаек булды һәм бер сулышта үтте. Авыл халкы бу көнне берберсе белән якыннан күрешеп, аралашып, рәхәтләнеп ял итте.
Ләйлә Әгъзәмова, Уратма авылы китапханәчесе
Фотоларда: бәйге мизгелләре. Альбина Вәлиева фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев