Түбән Кама районыннан 78 яшь егет армиягә китте
Аларны тантаналы төстә армиягә озатырга туганнары һәм якыннары килгән иде.
Тантанада күптән түгел генә хезмәт иткән егетләр дә катнашты. Армиядә вакытта алар үзләрен кыю һәм батыр итеп күрсәткәннәр һәм бүгенге яшь егетләргә чын батырлык үрнәге булып торалар. Брянск өлкәсе чигендә хезмәт иткән тугыз кеше, ил чикләрен диверсия төркемнәре үтеп керүдән саклауда зур кыюлык күрсәткән. Моның өчен алар, Россия Оборона министрлыгы боерыгы белән, медальләргә лаек булганнар.
Хезмәткә китүчеләрне озатырга туганнары һәм дуслары килде. Сүз дә юк, әниләре күз яшьләрен тыя алмады. Ә әтиләре уллары белән горурлануларын яшермәделәр. Һәркем бу көнне истә калырлык итәргә тырышты. Флаглар җилферди, кемдер хәтта күтәренке рухтагы сүзләр язылган плакатлар да әзерләгән. Һәм, әлбәттә, һәрберсе истәлеккә фотога төшәргә тырышты.
Малайлар Казанга китте. Анда алар төрле гаскәри бүлекчәләргә билгеләнәчәк. Кемдер чикләрне саклаячак, икенчеләре оста итеп танк белән идарә итәргә өйрәнәчәк, кайсыларыдыр "Росгвардия"гә яки элемтә гаскәрләренә эләгәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш компаниясендә барлыгы 250 дән артык түбәнкамалы хәрби хезмәткә алына.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев