Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында үзара салымны иң күп җыючы авылларны атадылар

Исегезгә төшерәбез: халык җыйган һәр сумга республика дүрт сум өсти.

«Эшлекле дүшәмбе»дә үзара салым программасы турында сөйләделәр. Түбән Кама районында программа инде 10 ел эшли. Исегезгә төшерәбез: халык җыйган һәр сумга республика дүрт сум өсти. Шул ун ел эчендә 218 миллион сумга якын сумманы гамәлгә ашыруга ирешелде. Бу акчага авылларда юллар ремонтлана, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән тәэмин итү системасы яңартыла һәм башкалар.

«2021-2025 елларда үзара салым программасы буенча акчаларның гомуми суммасы 58 миллион сум тәшкил итте. Шуның 11,6 миллион сумы — гражданнарның ирекле кертемнәре, 46,4 миллион сумы — ТР бюджетыннан финанслашу. Акча җыю буенча лидерлар: Кызыл Чапчак, Каенлы һәм Түбән Уратма авыл җирлекләре», — дип санап китте Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    От Афанасово выезд а нормального нет за чем только собирает деньги и дороги в советское время сделано