Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында урманнарга керү тыела

Урманнарга 3 атна дәвамында керергә ярамый.

Түбән Кама районында урманнарга керү чикләнә. Шундый ук чара Татарстанның тагын 30 урманчылыгында кертелде. 

Тиешле карарга республика хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин кул куйды. Тыю, документ үз көченә кергән көннән 21 көн, ягъни 17 апрельдән гамәлдә булачак.

Гражданнарның урманнарда булуы, автотранспорт белән керү, билгеле бер эш төрләрен үткәрү тыела. 

Чикләү урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле кертелә.

Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдән ТРда шулай ук янгынга каршы махсус режим эшли башлады. Бу вакытта ачык ут ягу тыела.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев