Түбән Кама районында ТРда эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе теркәлгән
Тиешле мәгълүматлар ТР Хезмәт министрлыгы отчетында басылып чыкты.
Мартта Татарстанда теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 0,34 % тәшкил иткән — бу эшкә урнашмаган 6 909 граждан. Тиешле мәгълүматлар ТР Хезмәт министрлыгы отчетында басылып чыкты.
Узган айда эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Түбән Кама районында теркәлгән — 0,58% (933 кеше эшкә урнашмаган). Шулай ук Теләче (0,55%), Югары Ослан (0,53%), Саба районнары (0,49%) һәм Казан (0,43%) антилидерлар булып чыкты.
Март нәтиҗәләре буенча эшсез кешеләр саны Минзәлә (0,12 %), Лаеш (0,14%), Менделеевск (0,15%), Балык Бистәсе (0,16%), Чистай (0,16%) районнарында аз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев