Түбән Кама районында төзекләндерелгән ике юл ачылды
Проектлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылды.
Түбән Кама районында Түбән Афанас һәм Олы Афанас авылларында ике автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде. Проектлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылды.
Түбән Афанас авылында Пролетар урамының 1,7 чакрым озынлыктагы участогы ремонтланды. Эшләргә юл өслеген төзекләндерү һәм юл кырыйларын асфальтогранулят белән ныгыту кергән. Проектның гомуми бәясе 42,76 миллион сум тәшкил итә.
Олы Афанас авылында Красная урамының 0,4 чакрым озынлыктагы участогы тәртипкә китерелгән. Монда 1,8 мең кв. метр юл өслеге ремонтланган һәм 800 кв. метр юл кыры асфальтогранулят белән ныгытылган. Бу эшләргә күчеш тибындагы өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында 9,55 миллион сум акча юнәлдерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев