Түбән Кама районында «Сөенеч» паркы ачылды
Проект Түбән Кама районы һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә халыкның уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды.
Кама Аланында яңа җәмәгать киңлеген — «Сөенеч» паркын ачу тантанасы булды. Өч ел файдаланылмаган ташландык урынында хәзер заманча төзекләндерелгән ял итү зонасы булдырылган.
Проект Түбән Кама районы һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә халыкның уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды. Яңа паркта җәяүлеләр сукмаклары, яктырту системалары, эскәмияләр, беседкалар һәм балалар өчен атынгычлар урнаштырылган. «Оазис» экопаркына чыга торган күзәтү мәйданчыгы аеруча популяр.
Ачылу тантанасында Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников һәм Кама Аланы башлыгы Александр Павлов төзүчеләргә һәм проектта актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, спорт ярышлары, концерт һәм тематик фотозоналар белән төрле программа оештырылды.
Фото: t. me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев