Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында санкцияләнмәгән берничә яңа чүплек табылган

Экологлар искәрткәнчә, чүпләрне рөхсәтсез ташлаган өчен штраф салу белән административ җаваплылык каралган.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белгечләре белән берлектә Түбән Кама районының юл буе территорияләрен тикшерү буенча рейдлар үткәрде. Тикшерүләр барышында берничә рөхсәтсез чүплек ачыкланды.

Чистай — Түбән Кама автоюлында экологлар төзелеш калдыклары чүплеге тапкан, анда кирпеч ватыклары һәм агач ботаклары тупланган. Тагын бер тәртип бозу Зәй — Сухрау трассасының 16нчы чакрымында ачыкланган, анда полиэтилен калдыклары һәм органик чүп-чар табылган.

Чистай — Түбән Кама автоюлындагы Красная Кадка торак пункты янындагы зират территорияләрен җыештырганнан соң барлыкка килгән чүплек аеруча игътибарны җәлеп итә.

Татарстан Экология министрлыгы вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итә һәм район халкын, санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүгә юл куймыйча, экологик законнарны үтәргә чакыра. Барлык ачыкланган хокук бозулар алга таба бетерү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен контрольгә алыначак.

Экологлар искәрткәнчә, чүпләрне рөхсәтсез ташлаган өчен штраф салу белән административ җаваплылык каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев