Түбән Кама районында пассажирлар утырган автобус юл читенә төшеп киткән
Түбән Кама прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.
Якшәмбе көнне Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, көндезге дүртләр тирәсендә Чистай — Түбән Кама автомобиль юлында Hyundai автобусы юл читенә төшеп киткән. 58 яшьлек йөртүче тизлекне арттырган булган.
Соңрак билгеле булганча, салонда 40 пассажир барган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары караган, зыян күрүчеләр юк, барысы да юлда очраган транспорт чараларына утырып киткән.
Хәзерге вакытта эчке эшләр органнары авариянең сәбәпләрен ачыклый. Түбән Кама прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.
«Күзәтү ведомствосы йомгаклау процессуаль карарына бәя бирәчәк», — дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: социаль челтәрләр
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев