Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында кырларга 230 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы чыгачак

Аларның 54 тән артыгын «Союз-Агро» җәлеп итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия Ширәмәт авылында җир эшкәртү һәм чәчү техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. 

Механизатор Владимир Копанев үзенең тракторын язгы эшләргә бик яхшы әзерләгән. Кышын ул кирәкле урыннарга тиешенчә ремонт ясаган, шуңа күрә хәзер үк техниканы кырга чыгарырга мөмкин.

Владимирның әйтүенчә, бу трактор белән идарә итү — үзе бер рәхәтлек. Техника заманча җиһазландырылган. Әйтик, салонда "автопилот"ка кадәр бар. "Ул орлыкларны экономияле чәчү өчен җаваплы, джойстик "канатлар"ны җыю, вентиляторны эшләтеп җибәрү өчен кирәк«, — ди тракторчы-механизатор В. Копанев.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре бу көнне язгы кыр эшләре техникасының әзерлеген бик җентекләп тикшерделәр. Чөнки тиздән бу тракторлар һәм агрегатлар барысы да басуларга чыгачак. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов сүзләренчә, эшнең күләме һәрвакыттагыча зур булачак. 

«Быел авыл хуҗалыгы культуралары 40 мең гектарны били, шуларның 21 меңе — бөртекле, 14 мең гектары — азык культуралары», — дип билгеләп үтте ул. 

170 гектарда — бәрәңге утыртылачак һәм 53 гектарда яшелчә үстереләчәк. Кырларга 230 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы чыгачак. Аларның 54 тән артыгын «Союз-Агро» җәлеп итә. Директор урынбасары сүзләренчә, монда техниканың әзерлеге белән беррәттән, эшчеләр өчен уңайлы шартлар да тудырылган, булачак эшләрнең планы да төзелгән. 

«20 чәчү комплексы ике сменада эшләячәк. Чәчүдә тоткарлыклар килеп тумасын өчен, аларга транспорт беркетеләчәк», — дип ассызыклады «Союз-Агро» ҖЧҖ директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин. 

Кыр эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыгачакларына беркем дә шикләнми. Беренче мәртәбә киләсе атна башында уҗымнарга ашлама кертергә чыгачаклар. Бу вакытка кырлар кардан тулысынча арынган була инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев