Түбән Кама районында «Каз өмәсе» бәйрәме булачак
«Каз өмәсе» — безнең халкыбызның иң матур йолаларының берсе.
Ул үзара татулыкны, милләттәшләребезнең бер-берсенә карата булган йомшак мәнәсәбәтен, көзге муллыкны күрсәтеп тора, гореф-гадәтләребезне һәм телебезне саклап калуда мөһим роль уйный.
22 ноябрь көнне милли гореф-гадәтләр, татар көнкүреше һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга теләсәгез, Колмакчы авылына килегез. Бәйрәм милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп барачак. Чарада каз йолку, юу күренешләре, каз каурыеннан әйберләр ясау, коймак, ботка белән сыйлану, милли җырлар, биюләр, иң кызыклы халык уеннары, остаханәләр, бәйрәм ярминкәсе, концерт һәм күргәзмәләр булачак.
«Каз өмәсе» нә танылган артистлар да чакырылган — Зәйнәп Фәрхетдинова, Җәвит Шакиров, Раяз Фасихов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Ришат-Айгөл Шәйхетдиновлар, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле — бәйрәмнең көтелгән кунаклары.
Тарихи яктан әһәмиятле, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәккә илтүче фестивальне Гөлназ Арсланова җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән Колмакчы авылы халкы берлектә уздыра.
Халык гореф-гадәтләрен, бай мәдәни мирасын, уникаль осталарын күрергә теләсәгез «Каз өмәсе» бәйрәменә рәхим итегез!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев