Түбән Кама районында кар машинасында батып калган дүрт кешене коткарганнар
«Лесная поляна» бакчачылык ширкәте янында кешеләр утырган кар автомобиле чокырга төшеп киткән һәм карда батып калган.
Аннан өч сәгать буе чыга алмагач, алар коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Урынга тиз арада 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Белгечләр җиңел киемнән булган һәм туңып беткән дүрт кешене: өч ир-атны һәм бер хатын-кызны куркынычсыз урынга эвакуацияләгәннәр.
 копия.jpg)
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрне машинада җылытканнар һәм якындагы торак пунктка илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев