Түбән Кама районында Камада боз астыннан балык тоту өчен 150 «экран» тапканнар
Ятьмәләр конфискацияләнгән.
Түбән Кама районында Кама елгасында рейд барышында ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре боз астында балык тоту өчен 150 «экран» тапкан һәм конфискацияләгән.
Законсыз балык тоту коралларын ачыклау эше дәвам итәчәк. Ташлап калдырылган ятьмәләр озак вакыт эшкә яраклы хәлдә калырга һәм балыкларны күпләп юк итүгә китерергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев