Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән

Быел 127 авария теркәлгән, һәлак булганнар — 11.

Шәһәр-район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә юл куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Соңгы көннәрдә шәһәрдә һәм районда өч җитди авария булды. Беренче очракта Чистай — Түбән Кама трассасында ВАЗ автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм FAW йөк машинасы белән бәрелешкән. Өч кеше һәлак була. Икенчесендә — Олы Афанас авылыннан чыкканда «Рено» йөртүчесе, үзенең игътибарсызлыгы аркасында трактор тагылмасына килеп бәрелә. Пассажир җитди җәрәхәтләр ала. 58 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат була. Корабельная урамында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган. 21 яшьлек машина йөртүче идарә итүне югалта һәм югары тизлектә йортка килеп бәрелә. Егет — комада.

«2024 елның 11 ае эчендә Түбән Кама районында машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу сәбәпле, 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 5 кеше һәлак булган, 18е — җәрәхәтләр алган», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов.

Рамил Муллин җаваплыларга юлларда куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты. Бүгенге көндә Түбән Камага эре шәһәрләрдән экспертлар чакырыла. Алар — Россиядә һәм чит илләрдә нульле травматизм программасын эшләгән һәм кулланган белгечләр.

Шуңа да карамастан, статистика буенча, узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе күзәтелә. Узган елда 165 авария килеп чыккан, 21 кеше һәлак булган. Быел 127 авария теркәлгән, һәлак булганнар — 11.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев