Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында җитди юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән

ГАИ хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Түбән Кама районында 26 октябрьдә 11:00 сәгатьтә Чистай-Түбән Кама автоюлының 44 нче чакрымында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, BMW автомобилен йөртүче 30 яшьлек кеше узып китү кагыйдәләрен боза һәм сулга борылган Daewoo Nexia автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешүдән соң Daewoo автомобиле кюветка әйләнеп каплана.

Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Daewoo Nexia машинасының 76 яшьлек йөртүчесе Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Daewoo Nexia автомобиленең 71 яшьлек пассажирының сул якта 6-8 кабыргасы сынган һәм баш мие селкенгән.

BMW йөртүчесенең күкрәк читлегенә зыян килә, ә аның 24 яшьлек пассажирының бармагы сына һәм маңгай өлкәсе яралана.

Зыян күрүчеләрнең барысы да ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан тиз арада Түбән Кама медицина учреждениеләренә китерелә. ГАИ хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Фото: t.me/GIBDDNIGNEKAMSK

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев