Түбән Кама районында язгы ташуга әзерлек башланды
Фаразлар буенча, быел язгы ташу март ахыры — апрель башында көтелә.
Бу атнада Түбән Камада һава торышы җылыта башлый. Димәк, язгы ташу чоры да ерак түгел. Белгечләр фаразлавынча, су күтәрелү март ахыры — апрель башына туры килергә мөмкин.
Быелгы кыш салкын һәм карлы булу сәбәпле, су басу куркынычы да бар. Түбән Кама районындагы берничә торак пункт — Пробуждение, Минкә, Ильинка һәм Кармалы авыллары — хәвеф зонасында. Әлеге территорияләрдә тәүлек әйләнәсе мониторинг алып барыла, җаваплы хезмәтләр хәлне даими контрольдә тота.
Язгы ташуга каршы чаралар да инде әзерләнгән.
«Язгы ташуга каршы чаралар күрү өчен махсус төркем булдырылды. Техника, йөзү чаралары һәм мотопомпалар әзер. Шулай ук ике вакытлыча урнаштыру пункты оештырылды. Шәһәрдә дә профилактик эшләр алып барыла. Болар — кар чыгару, яңгыр суларын чистарту, траплар әзерләү, су суырту өчен насос җайланмаларын тикшерү», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районының гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Виталий Бочкарев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев