Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында янгыннар саны 35 процентка кимегән

Бер ел элек 314 янгын теркәлгән.

18 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Камада һәм Түбән Кама районында 204 янгын булган.

Бер ел элек 314 янгын теркәлгән. Шулай итеп, аларның саны 35 процентка кимеде, дип сөйләде гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы буенча район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Рамил Насыйбуллин «эшлекле дүшәмбе» барышында.

Шулай ук ул тагын бер уңай статистиканы билгеләп үтте — быел янгыннарда һәлак булучылар булмаган, ә 2023 елда биш кеше үлгән. Әмма янгыннан зыян күрүчеләр быел күбрәк — 8 кеше, бер ел элек дүрт кеше булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев