Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында гомуми мәйданы 647 кв.м булган дүрт чүплек табылган

Аларны «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыклаганнар.

Түбән Кама районында Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары гомуми мәйданы 647 кв.м булган дүрт чүплек тапкан.

Түбән Камада, Афанас авыл җирлегендә һәм Олы Афанас авылында рөхсәтсез чүп-чар тупланган урыннар бар. Аларны «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыклаганнар.

«Кисәтүләр чүплек табылган шәһәр һәм торак пунктлар башкарма комитеты адресына юлланачак», — дип билгеләделәр ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев