Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе ачылды

Ул махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлага һәм аларны тәрбияләп-үстергән әтиләргә багышланган.

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә ачылды. Ул махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлага һәм аларны тәрбияләп-үстергән әтиләргә багышланган. Тиздән күчмә экспозиция Түбән Камага да килеп җитәчәк.

«Герой әтисе» күргәзмәсе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды белән берлектә оештырылды», — дип аңлатты «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлеге башкарма секретаре Марина Шәрифуллина.

Күргәзмәдә 45 портрет урнаштырылган. Күргәзмәне шулай ук Кама Аланыннан хәрби операция урынында һәлак булган яклаучыларның фотосурәтләре белән тулыландырырга планлаштыралар. 

«Герой атасы» күчмә күргәзмәсе «Чулман Су» мәдәни үзәгендә урнашкан. Аны иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр карарга була. Экспозиция 30 мартка кадәр эшләячәк, аннары Түбән Камага җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев