Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында гадәттән тыш хәл вакытында яшеренү мөмкинлеге өчен подвалларга ревизия үткәреләчәк

Моңа күптән түгел Казанның торак йортларына БПЛА һөҗүме сәбәп булды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда аларны яшеренү урыны итеп файдалану мөмкинлеге булсын өчен, күпфатирлы йортлардагы барлык подвалларга тулы ревизия үткәрергә кушты.

Бу бурыч Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты һәм торак идарәче компанияләре алдына куелды. Моңа күптән түгел Казанның торак йортларына БПЛА һөҗүме сәбәп булды.

Рамил Муллин террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында билгеләп үткәнчә, подваллар — пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәре вакытында кешеләрне яклауның төп урыны. Аларның бу максатлар өчен яраклылыгын тикшереп кенә калмыйча, күрсәткечләр, мәгълүмати стендлар урнаштырырга һәм подвалга керү өчен җаваплы кешене билгеләргә кирәк.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы спорт, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка учреждениеләрдәге подвалларны да тикшерергә кушты.

«Без барлык процедураларны алдан эшләргә һәм халыкка хәбәр итәргә тиеш», — дип йомгаклады сүзен Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев