Түбән Кама районында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре ахырына таба якынлаша
Ул капиталь ремонт тәмамлангач, 15 июньнән соң эшли башлаячак дип көтелә.
Түбән Кама районы Байгол авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре ахырына таба якынлаша.
Федераль бюджеттан бу эшкә якынча 10 миллион сум акча бүленеп бирелгән булган. Фельдшер-акушерлык пунктының түбәсе яңартылган, бина эчендә косметик ремонт эшләнгән, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары тәртипкә китерелгән. Якын арада яңа ишекләр куелачак, мебель һәм кирәкле җиһазлар кайтачак.
Байгол авылындагы әлеге пункт 120 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул капиталь ремонт тәмамлангач, 15 июньнән соң эшли башлаячак дип көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев