Түбән Кама районында чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарырга әзерләнәләр
Мондый бурыч республика авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә куелды.
2025 елның язында чәчү эшләрен иртә яз көтелү сәбәпле кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк — Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников «эшлекле дүшәмбе»дә шулай дип белдерде. Мондый бурыч республика авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә куелды, дип ачыклык кертте җитәкче.
«Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе кысаларында берничә төп бурыч куелды, шуларның берсе — язгы кыр эшләрен вакытында оештыру. Быел уңай температуралар уртача еллык күрсәткечләрдән алда килер дип фаразлана, һәм чәчүне кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк булачак», — дип сөйләде Умников.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары авыл хуҗалыгы техникасын сезонлы кыр эшләренә әзерләүне тизләтүне сорады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев