Түбән Кама районында быел 3,3 мең кв. метр мәйданда чокырлы юлларны төзекләндерәчәкләр
Хәзер эшләр 30 процентка башкарылган.
Агымдагы елда Түбән Кама районында 3,3 мең кв. метр мәйданда чокырлы юлларны төзекләндерәчәкләр. Хәзер эшләр 30 процентка башкарылган. Бу максатларга барлыгы 10 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Җитәкчеләр киңәшмәсендә юл-төзелеш эшләре барышы турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов әнә шулай дип белдерде.
Хәзерге вакытта Актүбә һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында, шулай ук Сүбәләк юлларында чокырлы участокларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Киләчәктә Корабельная роща һәм Сабантуй мәйданына бара торган юлдагы чокырларны ямау планлаштырыла. Вокзал, Спорт, Студентлар, Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында, Химиклар проспектында һәм Кызыл Чишмәдә җәяүлеләр кичү урыннары яңартылган.
Максим Геннадьевич искә төшергәнчә, магистраль юлларны капиталь ремонтлауга шәһәр 1,5 млрд сум акча күчергән, шуларның 480 млн сумы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча. Капиталь төзекләндерү программасына Тукай, Җиңүнең 30 еллыгы, Чулман, Студентлар, Урман, Кайманов, Яшьлек урамнары һәм Шинчылар проспекты кергән. Студентлар урамында юлларны төзекләндерү эшләре 25 процентка тәмамланган инде, башка участокларда да эш барышын тизләтәләр.
Моннан тыш, региональ әһәмияттәге юлларның өч участогында капиталь ремонт эшләре көчәйтелгән режимда алып барыла. Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт-Түбән Кама автоюлында барлык эшләр дә төгәлләнгән.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев: «Бернинди вак-төяк эшләр дә калдырмау мөһим. Яшелләндерү, юл билгеләре һәм тамгалар буенча барлык эшләрне төгәлләргә кирәк. Бу мәсьәләләрне шәхсән күзәтчелекә алуыгызны һәм киләчәккә өстәмә эш төрләрен билгеләү күзлегеннән чыгып, халык фикеренә колак салуыгызны сорыйм. Без күләмне арттыру өстендә эшләячәкбез», — диде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев