Түбән Кама районында «Беренчеләр хәрәкәте» 2030 елга яшьләрнең 50 процентын колачлаячак
Алар мәктәпләрдә, колледжларда, университетларда, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә урнашкан.
Түбән Кама районында 2023 елның сентябреннән 2024 елның декабренә кадәр «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең 74 бүлеге ачылды.
Алар мәктәпләрдә, колледжларда, университетларда, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә урнашкан. Мәдәният, спорт учреждениеләрендә һәм «Балкыш» социаль приюты базасында бүлекләр челтәрен киңәйтү планлаштырыла.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе рәисе Роза Фәйрушина билгеләп үткәнчә, хәрәкәт Татарстанда, мәктәпкәчә белем бирү системасын да кертеп, актив үсә. 2025 елда 160 балалар бакчасы пилот мәйданчыклары булачак, шул исәптән балаларны үстерү үзәге — Түбән Кама районындагы 96 нчы балалар бакчасы. Проектка тагын алты балалар бакчасы кушылды.
Укучылар эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен сайлый ала, шул исәптән медиа, мәдәният һәм сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше. «Беренчеләр хәрәкәте»нең актив катнашучылары бөтен Россия буенча чараларда булалар, мәсәлән, Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында.
Түбән Кама бүлеге «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм «Без бергә!» яман шештән савыгучы пациентлар бергәлеге белән хезмәттәшлек итә. Ярдәм итү проектлары, «Родные-любимые» гаилә берләшмәсе, эшмәкәрлек клубы гамәлгә ашырыла, экскурсияләр һәм башка чаралар оештырыла.
2025 елда «Беренчеләр хәрәкәте» эше дәвам итәчәк. 2030 елга проект белән Түбән Каманың 6 яшьтән 25 яшькә кадәрге 50 процент халкын колачлау планлаштырыла. Хәзер хәрәкәттә 9 меңнән артык кеше һәм меңнән артык остаз катнаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев