Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында «Беренчеләр Советы»ның яңа составын сайладылар

Түбән Кама районында «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе конференциясе узды.

Аның барышында 2024-2025 уку елындагы эшкә йомгак ясалды һәм яңа җитәкчелек составы сайланды.

Җирле «Беренчеләр Советы»нда катнашучылар хәрәкәтнең эшчәнлек юнәлешләрен үстерүгә керткән өлешләре һәм актив җәмәгать эшләре өчен рәхмәт хатлары алдылар.

Конференциядә Түбән Кама районының җирле «Беренчеләр советы» рәисен сайлаулар узды. Ул 15нче мәктәптә укучы Тимур Хафизуллин булды. Рәис урынбасарлары итеп Злата Шабаева һәм Кира Мартышева сайланды.

Фото: Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев