Түбән Кама районында басудан дача участокларына күчкән уттан 10 корылма зыян күргән
Ликвидациягә 55 кеше һәм 13 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Түбән Кама районының «Березовая грива» бакчачылыгында басудагы ут дача участокларына һәм корылмаларына күчкән.
МЧС мәгълүматлары буенча, 10 корылма зыян күргән, аларның бер өлеше кулланылышта булмаган. Янгын 3 гектар мәйданда сүндерелгән. Ликвидациягә 55 кеше һәм 13 берәмлек техника җәлеп ителгән. Утның таралуына коры һәм җилле һава торышы ярдәм иткән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев