Түбән Кама районында балигъ булмаганнар арасында алкоголь белән агулануның 5 очрагы теркәлгән
Республика буенча андый очраклар 12.
2025 елның гыйнвар-февралендә Түбән Кама районында балигъ булмаганнар арасында алкоголь белән агулануның биш очрагы теркәлгән. Мәгълүматларны Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китерә.
Республика буенча андый очраклар 12: сигез яшүсмер һәм дүрт бала. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җиде очракка үсеш күзәтелә.
Гомумән алганда, 2025 елның беренче ике аенда ТРда алкоголь белән агулану сәбәпле хастаханәгә 99 кеше эләккән, бу узган ел дәрәҗәсендә. Алкогольле продукция белән кискен агуланудан үлүчеләр саны 34 очрак тәшкил иткән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев