Түбән Кама районында балалар бакчасы тәрәзәсе төбендә ябалак утыруын күргәннәр
Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре сөйләвенчә, кош төркемдә булган хәлләрне кызыксынып күзәткән.
Кама Аланындагы «Кояшкай» балалар бакчасында ябалак күргәннәр. Ул тәрәзә янында утырган, дип хәбәр итә «Посинформ».
Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре сөйләвенчә, кош төркемдә булган хәлләрне кызыксынып күзәткән. Мондый гаҗәеп кунакка балалар да бик шатланганнар, чөнки күпләр мондый зур кошны беренче тапкыр шулай якыннан күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев