Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү бара

2025 елның 9 ноябренә кадәр авылларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә.

Түбән Кама районында яшәүчеләрнең үз торак пунктларында цифрлы инфраструктура үсешенә йогынты ясау мөмкинлеге бар. 2025 елның 9 ноябренә кадәр авылларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә.

Катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында gosuslugi.ru/inet адресы буенча теркәлү узарга һәм районда кирәкле торак пунктны сайларга кирәк.

Татарстанда 18 меңнән артык кеше тавыш бирүдә катнашты инде. Сайланган торак пунктта даими яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары тавыш бирү хокукына ия.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев