Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районында 8 миллион сумлык йорт янып беткән

Хәзерге вакытта сорау алучылар янгынның сәбәбен ачыклый.

Түбән Кама районының Дмитриевка авылында чыккан зур янгын 81 кв. м мәйдандагы торак йортны чолгап ала.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге мәгълүматлары буенча, янгын сүндерүчеләрне урында йорт хуҗасы каршы ала. Ул хәбәр иткәнчә, ут мич шахтасы эчендә таралган, ә аның янына үтеп керү кыен була. Утның янгын чыганагыннан нибары дүрт метр ераклыкта урнашкан күрше корылмага күчү куркынычы туа.

Янгын сүндерүчеләр утны бер сәгатьтән артык сүндерә. Ләкин, тырышуларга карамастан, каркаслы йорт тулысынча янып бетә. Хәзерге вакытта сорау алучылар янгынның сәбәбен ачыклый. Хуҗасы бәяләвенчә, янгыннан килгән зыян сигез миллион сум тәшкил иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев