Түбән Кама районында 2024 елда элемтә операторларының 13 яңа база станциясе урнаштырылган
2025 елда мобиль элемтәне үстерү эше дәвам итәчәк.
Түбән Кама районы территориясендә 2024 елда элемтә операторларының 13 яңа база станциясе урнаштырылган, шулай ук 40ы модернизацияләнгән.
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мобиль элемтә вышкаларын файдалануга тапшыру алдыннан электромагнит нурланыш дәрәҗәсен үлчиләр, шуның нигезендә Роспотребнадзорның бәяләмәсе бирелә.
Шаронов районда интернет-трафикның 15 процентка үсүен билгеләп үтте, бу гамәлдәге станцияләргә зур йөкләнеш бирә.
2025 елда мобиль элемтәне үстерү эше дәвам итәчәк.
«Инде хәзер үк операторлар белән берлектә элемтәне яхшырту кирәк булган урыннарны төгәл билгелибез, нәтиҗәләр буенча якындагы берничә елга элемтә үсеше картасы әзерләнәчәк», — диде җитәкче.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев