Түбән Кама районында 10,6 млн сумга җылылык белән тәэмин итү системасын яңарттылар
Түбән Кама районында 2024 елда 35,8 мең кеше исәпләнә, шуларның 13,8 меңе — Кама Аланында яшәүчеләр.
Ачык хисапта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов узган елда авыл территорияләрен үстерү буенча төп эш йомгаклары белән уртаклашты.
Өч торак пунктта су белән тәэмин итүче 8,5 км озынлыктагы челтәрләрне төзекләндерүгә һәм ремонтлауга 12,6 млн сум акча юнәлдерелгән. Шулай ук җылылык белән тәэмин итү системаларын яңартуга 10,6 млн сум һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча Кама Аланындагы җылылык челтәрләренә 25 млн сум бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль программасы буенча Трудовой бистәсендә 3,3 млн сумлык юл ремонтланган, ә республика программасы буенча биш торак пунктта 50 млн сумлык 2,4 км вак таш юл төзелгән. Шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы акчалары хисабына Шәңгәлче авылында Кашаево елгасы аша күпер реконструкцияләнде.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, узган ел авыл җирлекләре үзара салым программасы буенча, уртак финанслауны исәпкә алып, 51,4 млн сум җыйганнар — бу 2023 ел белән чагыштырганда 13,1 млн сумга күбрәк. Әлеге акчаларның шактый өлеше торак пунктлар чикләрендәге юлларны ремонтлауга, суүткәргечләрне алыштыруга һәм башка максатларга тотылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев