Түбән Кама районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре 10 млн сумлык грант отты
2024 елда конкурска бөтен Татарстаннан 183 заявка бирелгән, ә 73 миллион сумлык приз фонды 120 ТИҮ арасында бүленәчәк.
Түбән Кама районының алты территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТИҮ) 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады һәм һәркайсы 1 миллион сум күләмендә грант отты. Нәтиҗәләр «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ның рәсми сайтында басылып чыкты.
Аерым алганда, Түбән Каманың 20, 21, 22, 27, 6 һәм 7нче территориаль үзидарәләре, шулай ук Кама Аланы бистәсенең 1 нче микрорайоны территориаль үзидарәсе җиңү яулады.
Тугыз ТИҮ: 9, 23, 29, 28 һәм 31, 34, 47 һәм 49 нчы микрорайон, 1 һәм 2, 8 нче квартал, Төзүчеләр бистәсендәге территориаль үзидарә призер булды. Аларның һзркайсы 477шәр мең сум алачак.
2024 елда конкурска бөтен Татарстаннан 183 заявка бирелгән, ә 73 миллион сумлык приз фонды 120 ТИҮ арасында бүленәчәк. Грантлар республика шәһәрләрендә һәм авылларында тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йөзләгән проектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев