Түбән Кама районы Советы аппаратының яңа җитәкчесе билгеләнде
Ришат Фәргать улы район белән таныш инде. Ул биредә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы булып эшләгән.
Ришат Нәфыйков Түбән Кама муниципаль районы Советы аппаратының яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Билгеләнү турында 2 июньдә, шәһәр администрациясендә үткән планеркада билгеле булды.
«Ришат Фәргать улы район белән таныш инде. Ул биредә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы булып эшләгән. Соңгы елларда Менделеевск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе булып эшләде. Уңышлар һәм нәтиҗәле уртак эш телибез», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев