Түбән Кама районы мәктәбендә СВО катнашучысы истәлегенә волейбол турниры узды
Турнир авыл халкы өчен мөһим вакыйгага әверелде.
Түбән Кама районының Сухрау мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы Иван Калашников истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.
Сухрау авылында туган Иван шушы мәктәпне тәмамлаган һәм авыл тормышында актив катнашкан. Турнир аның батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәт күрсәтү булды.
Спорт чарасында дүрт команда: Иванның сыйныфташлары, мәктәп укытучылары, укучылар һәм Сухрау авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Киеренке көрәштән соң беренче урынны укытучылар командасы алды.
Турнир авыл халкы өчен мөһим вакыйгага әверелде һәм аларны якташларын искә алу омтылышында берләштерде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев