Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Килиманджароны яулады

Танзаниядә урнашкан Килиманджаро – Африканың иң биек ноктасы. Саванна үзәгендә бу тауның иң биек урыны – Ухуру пигы дип атала.

Аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 5895 метр тәшкил итә.

Экспедиция составына мөселман һәм православие эшлеклеләре керде. Әлеге төркемне ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде. Салих хәзрәт Ибраһимов сөйләвенчә, Килиманджарога күтәрелү җиңелләрдән булмады: адым саен тын алуы авырыйды, кислород җитмәү дә нык сизелде. Әмма Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе барлык авырлыкларны да уңышлы гына җиңеп чыга алды.

Бу Салих хәзрәтнең беренче тау яулавы гына түгел. 2021 елда ул Кавказдагы Эльбруска, ә 2023 елда Төркиядәге Арарат тавына да күтәрелгән инде. Югарыга менү өчен күбрәк нәрсә кирәк: физик әзерлекме, әллә рухи көчме? Сәяхәттән алган тәэсирләре белән дин әһеле түбәндәге видеода уртаклаша.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев